Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев укытучыларга: Халкыбызны әйдәп баручы көч булып торасыз
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев укытучыларның халкыбызны әйдәп баручы көч булуын әйтте.
«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья "Туган тел" форумының пленар утырышы башланды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
"Сез - милли хәрәкәт вәкилләре, халкыбызны әйдәп баручы көч булып торасыз. Татар теле укытучылары милләт сакчылары булырдай катлам. Милләт анасын тәрбияләү һәм ана телен сеңдерү буенча эш күпкырлы булачак. Монда ата-аналар җәмгыяте, балалар бакчасы, мәдәният үзәкләре, дәрестән соң тәрбия, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре, дини тәрбия, мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре бердәм эшчәнлек алып барганда, без татар гаиләсендә туган телне өйрәнүгә һәм милли тормышка кызыксындыру уята алачакбыз», – дип сөйләде Милли шура рәисе.
Ул 2023 елда Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе булдырылуны искәртте.
Ул эшчәнлекнең заманча технологияләр белән үрелеп барырга тиешлеген әйтте.
Кичә 800 делегат Арча районындагы мәгариф учрежлениеләрендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз