news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Биредә ул Уфа «Нур» татар дәүләт театрытеатр бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган бөек татар язучысы һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу – Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл.

Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2019 елның 18 апрелендә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ачылды. Тантанада ике республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot