news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәрендә татар балалары укый торган мәктәп белән танышты

Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәрендә татар балалары укый торган мәктәп белән танышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бүген, Төмән өлкәсенә сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төмән өлкәсе тарихында Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе күренекле урынны яулаган. Берничә буын тубыллылар һәм Төмән өлкәсе районнарында урнашкан татар балалары язмышы 15нче мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Шушы уку йорты күренекле фән галимнәре, мәгариф, сәламәтлек саклау эшчеләре, мәдәният һәм оешма җитәкчеләре бүлеге эшләүчеләргә тормышка, киләчәкләренә юл күрсәткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100