Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең татар эшмәкәрләре белән очрашты
Бүген Казанда XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы ачыла. Анда катнашучы делегатлар башкалага килә башлады. Түбән Новгород өлкәсеннән делегатлар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев та катнашты.
«Делегатлар Түбән Новгород өлкәсендәге эшчәнлекләре турында сөйләде. Татар тормышын тагын да җанландыру өчен уртак проектлар булдыру хакында фикер алыштылар. Түбән Новгород өлкәсендә милләттәшләребезнең җыелып очрашу урыны булырдай Татар үзәген булдыру хыялы белән янып йөриләр. Кунаклар «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының кызыклы идеяләрне тормышка ашыруда роле зур булуын искәртеп уздылар», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Аннары эшмәкәрләр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек һәм татар яшьләре юнәлешен үстерү буенча фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.
16-18 ноябрьдә Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы була. Форумда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз