news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең актив татарларын бүләкләде

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Уразовка авылында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләт алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре төбәктәге татар активстларын бүләкләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь муниципаль округы хакимияте башлыгы Ильясов Рафаэль Нәбиулла улы, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисадый вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры Шәрәфетдинов Тимур Наил улы, «Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь муниципаль округы татарлары җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе Абдуллина Гөлнара Рафик кызы һәм «Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Абдуллин Илнур Ринат улы бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot