Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсендәге уникаль мәчеттә булды
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Түбән Новгород өлкәсе Мәдәнә авылындагы «Рәшидә» мәчетендә булдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1994 елда ачылган мәчет Россиядәге заманча ислам архитектурасының иң яхшы үрнәкләренең берсе булып тора. Ул дин эшлеклесе Фаиз Габдрахман улы Гыйльмановның әнисе хөрмәтенә аталган. Фәиз Гыйльманов – проектның идея авторы һәм аның төзелешенә зур матди ярдәм күрсәтүче. Гыйбадәтханә революциягә кадәр Мәдәнәдә эшләп килгән һәм совет чорында җимерелгән биш мәчетнең рухи дәвамчысы булып тора.
Кунакларны бинаның монументальлеге һәм аның эчке бизәлеше гаҗәпләндерде. Мәчет интерьерында борынгы көнчыгыш техникасы кулланылган. Залларны Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан иң яхшы рәссамнар һәм осталары бизәгән.
Сәфәр барышында комплексның мемориаль өлешенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук мәчетнең аскы катында бай экспозицияле мөселман тарихы музее урнашкан.
«Рәшидә» мәчете җирле халык өчен рухи үзәк кенә түгел, ә ислам тарихы һәм милли архитектура белән кызыксынучы туристларны җәлеп итү ноктасы да булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз