news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Төркмәнстанда хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләште

Васил Шәйхразыев Төркмәнстанда хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләште
Фото: tatar-congress.org

Төркмәнстанга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы тулы вәкаләтле илчесе Иван Волынкин белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Татарстан һәм Төркмәнстан арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында сөйләшү алып барылды.

Шулай ук быел октябрь аенда Төркмәнстанда узачак «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалы турында тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.

Очрашу нәтиҗәсендә алга таба да хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot