news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Төрекмәнстан мәдәният министры Гурбанмырат Мырадалиев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төрекмәнстан мәдәният министры Гурбанмырат Мырадалиев белән очрашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Төрекмәнстан мәдәният министры Гурбанмырат Мырадалиев белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төрекмәнстанда узачак Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финал программасын әзерләү мәсьәләләре очрашуның төп темасы булды. Чараның иҗади концепциясе, сценарий төзелеше, мәдәни эчтәлеге һәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу барышында финал тантанасының ачылу һәм ябылу өлешләре, Татарстан һәм Төрекмәнстан иҗат коллективларының катнашуы, шулай ук сәхнә, техник тәэминат һәм иҗади төркемнәрнең эшен оештыру мәсьәләләре каралды.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы татар халкының мәдәни мирасын, гаилә кыйммәтләрен һәм милли традицияләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәк әһәмиятле халыкара мәдәни вакыйга булырга тиеш.

Үз чиратында, Төрекмәнстан мәдәният министры Гурбанмырат Мырадалиев министрлыкның бәйгене әзерләү һәм үткәрү эшләрендә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Ул әлеге проектның мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуда һәм ике тугандаш халык арасындагы элемтәләрне киңәйтүдә зур әһәмияткә ия булуын искәртте.

Очрашу нәтиҗәсендә яклар финал программасын әзерләү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрү өчен хезмәттәшлекне тагын да активлаштырырга килеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot