Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенә Коръән бүләк итте
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төньяк Осетия-Алания Республикасына сәфәре барышында Владикавказ шәһәрендәге Сөнни мәчетендә дә булды. Ул гыйбадәт йортының тарихы белән танышты. Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Хаҗимурат хәзрәт Гацаловка Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган Коръән бүләк итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Мәчет 1900 елда төзелә башлый. Гыйбадәт йортын салуда татарларның өлеше зур булган. Мәчет төзү эшенә беренче акчаларны да алар бирә.
1934 нче елда мәчет бинасын сүтелүдән саклап калучылар шулай ук милләттәшләребез – хәрби татарлар була. Совет власте елларында биредә мәдәният йорты да, музей да урнаша. Ә 1996 нчы елда мәчет кабат үз ишекләрен ача. Бүген ул гаҗәеп матур архитектуралы бина буларак туристларны да үзенә җәлеп итә, диелә хәбәрдә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз