Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсенең тарихи-туган якны өйрәнү музее белән танышты
Казахстанга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсенең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Музейда «Төньяк Казахстан татарлары: Үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган махсус күргәзмә дә эшли. Экспозиция Төньяк Казахстан татарларының тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен чагылдыра.
Васил Шәйхразыев күргәзмә белән танышты, аның әһәмиятен билгеләп үтте. Әлеге экспозицияне алдагы көнннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз