news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсе хакименең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев Төньяк Казахстан өлкәсе хакименең Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Фото: tatar-congress.org

Петропавловскида Республика Сабан туен ачу тантанасында Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Төньяк Казахстан өлкәсе хакименең Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бүләк Казахстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) арасында дуслык һәм күршеләрчә тату яшәү мөнәсәбәтләрен ныгытуга, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә, мәдәни башлангычларны яклауга һәм рухи мирасны саклауга зур өлеш керткән өчен тапшырылды.

Бүләкне өлкә хакиме төп сәхнәдә, меңләгән кунак алдында тапшырды. Гауез Нурмөхәмбәтов Васил Шәйхразыевка нәтиҗәле эше өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot