news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты
Рифат Каюмов

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсендә - Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты. Очрашуга башка төбәкләрнең татар диңгезчеләре дә килде.

«Бүген иртән Төньяк флотның командующие белән күрештек. Аның сезнең турында яхшы фикердә булуы күңелгә җылылык өстәде. Флотта хезмәт итү озаграк булуына карамастан, безнең егетләр электән диңгезчелеккә теләп барды. Бүген диңгезче булу өчен сайлау аша үтәргә кирәк, шуңа күрә сез безнең горурлык», - дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразыев диңгезче якташларга.

Васил Шәйхразыев Татарстанның Төньяк флот белән хезмәттәшлеге аеруча нык булуын, республика үз егетләрен һәрвакыт кайгыртып торуын белдерде һәм диңгезчеләрнең туган җирләренә исән-имин кайтуын теләде.

Диңгезчеләр белән очрашуда шулай ук Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, Диңгез флоты ветераннарының Татарстандагы иҗтимагый оешмасы - «Диңгезчеләр җыены» рәисе Шәүкәт Сөнгатов, Татарстаннан килгән флот ветераннары, журналистлар һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.

Татарстан диңгезчеләренең күбесе хәзерге вакытта диңгездә булса да, очрашуга егермеләп кеше килде. Алар Казан кунакларына сөенде. «Якташларны күргәч, өстән авырлык төшкән кебек булды», - диде Саба районы егете Радик Газизов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100