news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә узачак XXVII Федераль Сабан туе мәйданчыгын карады

Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә узачак XXVII Федераль Сабан туе мәйданчыгын карады
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә узачак XXVII Федераль Сабан туе мәйданчыгын карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2027 елда татар халкының төп бәйрәме Томск өлкәсе башкаласында үтәчәк. Быел шәһәр җитәкчелеге Омск өлкәсеннән эстафетаны кабул итеп алачак.

Томскидан соң 2028 елда Федераль Сабан туе Удмуртия башкаласы - Ижевск шәһәрендә узар дип көтелә.

Бүген Татарстан делегациясе Губернатор кварталында булды. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы шунда булачак. Әлеге урынны сайлау аның транспорт ягыннан уңайлылыгы, матур җирдә урнашуы белән бәйле. Шулай ук ул меңләгән кешене сыйдыра ала торган мәйдан. Биредә традицион күңел ачулар, милли көрәш буенча ярышлар үткәрү, һөнәрчеләр ярминкәсе өчен дә урын җитәчәк.

Булачак бәйрәм мәйданчыгын карап чыкканнан соң, Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Өлкә филармониясенә юнәлде. Анда җитәкчелек белән эшлекле очрашу узды. Сөйләшүләрнең төп темасы — федераль бәйрәмнең мәдәни программасы һәм Татарстан сәнгать эшлеклеләренең зур концертына әзерлек. Кунаклар сәхнәнең техник мөмкинлекләрен, логистиканы тикшерде.

Очрашудан соң Татарстан делегациясе XXVII Федераль Сабан туеның оештыру комитеты утырышына юнәлде. Анда бәйрәмгә әзерлек планы расланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot