news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Томск губернаторы Владимир Мазур белән очрашты

Томск өлкәсе XXVII федераль Сабантуйны уздыруга актив әзерлек башлады. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев өлкә губернаторы Владимир Мазур белән очрашу вакытында бәйрәмнең 2027 елның 3 июлендә узачагы турында килешенде. Бәйрәм шәһәрнең тарихи үзәге, губернатор кварталында үтәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Очрашу барышында яклар киләсе елда үтәчәк Федераль Сабантуйга әзерлек, Томск өлкәсендә татар мәдәниятен үстерү һәм Татарстан Республикасы белән Томск өлкәсе арасында милләтара элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр.

Татар мәдәнияте үзәген үстерүгә аерым игътибар бирелде. Күптән түгел генә анда «Милләт бакчасы» барлыкка килде. Волонтерлар һәм яшәүчеләр агач утырттылар. Бу чара халыклар бердәмлеге символы булды.

Владимир Мазур милләтара һәм конфессияара дуслыкны саклау чаралары турында да сөйләде. Май ахырында Томски татарлары Ислам динен тотучы башка халыклар белән берлектә Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Июньдә шәһәрдә Сабантуй узды. Ул Томскида Шәһәр көне белән туры килә һәм ел саен киң колачлап бәйрәм ителә. Бәйрәм шәһәрнең төп мәйданында узган.

Васил Шәйхразыев томскилыларның эшен югары бәяләде. Ул Федераль Сабантуйны нәкъ менә шәһәр үзәгендә уздыру тамашачыларга һәм кунакларга татар халкының бай мәдәниятен тулы күләмдә күрергә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.

Очрашу ахырында яклар Федераль Сабантуйга әзерлекнең барлык этапларын да шәхси контрольдә тотачаклары турында килештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot