news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Төмән шәһәрендәге Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Төмән шәһәрендәге Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Фото: https://tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән шәһәренә килде. Биредә ул мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төмәндә «Мәңгелек ут» мемориалын Ленинград авторлары ясаган, ул 1968 елның 9 маенда ачылган. Барельефны реставрацияләү, ремонтлау һәм төзү 2015 елда башкарылган.

Мемориал Төмәннең Тарихи мәйданында урнашкан һәм Мәңгелек ут, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә монумент (биеклеге 28 метр) һәм «Төмән-җиңүчеләргә» барельефын үз эченә ала. Аның янындагы плитәгә Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган төмәнлеләрнең исемнәре язылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot