news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Төбәкләрдәге татар мәгълүмат чаралары үзара хезмәттәшлек итәргә тиеш

Васил Шәйхразыев: Төбәкләрдәге татар мәгълүмат чаралары үзара хезмәттәшлек итәргә тиеш
Фото: Гөлүзә Ибраһимова

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашты. Аның сүзләренчә, төбәкләрдәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш.

«Бөтендөнья татар конгрессы сайты эшли, «ВКонтакте» социаль челтәрендә, телеграмда сәхифәләр алып барыла. Әлеге сайтлардан һәр татар үзенә кызыклы мәгълүматны карый һәм үзе яшәгән төбәктә тарата ала. Шулай ук без дә сезнең төбәкләрдә булган яңалыкларны яктыртабыз. Төбәкләрдә эшләп килүче татар массакүләм мәгълүмат чаралары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга тиеш», - диде ул.

24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумда Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналистының катнашуы көтелә.

Делегатлар арасында форумга беренче тапкыр килүчеләр дә, ел саен катнашучылар да бар. Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов форумның файдалы булуын ассызыклады. «Беренчедән, без тәҗрибә алмашабыз. Икенчедән, үзебезне борчыган проблемаларны чишү юлларын табабыз яки күзаллыйбыз. Мондый очрашулар, Васил Габтелгаязович сүзләре безгә канатлар куя, көч өсти», - диде ул.

Оренбург өлкәсенең «Яңа Вакыт» газетасы баш мөхәррире Фәннур Гайсаров конгрессның барлык форумнарында катнашуын әйтте. «Форумда кызыклы тәкъдимнәр ишетелә, үзебезнең фикерләрне җиткерәбез. Бу - файдалы эш. Без илһамланып кайтабыз», – диде ул.

Бүген журналистлар өчен Казанда чаралар, очрашулар була. Иртәгә Яшел Үзән районына бару планлаштырыла. 26 октябрьдә «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашу, лекцияләр, экскурсияләр була. Шулай ук «Хәбәр» бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100