news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев төбәкләрдәге газеталарга ярдәм турында: Киләсе ел азагына эшләрбез

Васил Шәйхразыев төбәкләрдәге газеталарга ярдәм турында: Киләсе ел азагына эшләрбез
Салават Камалетдинов

Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуында Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов төбәкләрдәге массакүләм матбугат чараларына грант ярдәмен бирү мөмкинлеген карауны сорады.

«Төбәкләрдәге матбугат чараларына Татарстан тарафыннан грантлар булдырылса, эшләргә җиңелрәк булыр иде. Техника ягын да яңарта алыр идек. Бу мәсьәлә Бөтендөнья татар конгрессының соңгы съездында да күтәрелгән иде», – диде ул.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев грантлар белән эшләве авыр булачагын әйтте.

«Массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләрен җыйган вакытта бу турыда сөйләштек. Киләсе елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ярдәм итү формасын карарбыз. Грант дигәч, авырлыклары да бар. Беренчедән, аны яза белергә кирәк. Иганәчеләр табып, ярдәмне премия яки бүләк форматында бирә башласак, уңайлырак булыр иде. Грантны фотоаппарат, видеокамера яки башка техникага, дип алу авыр була», – дип аңлатты ул.

Рәис бу эшне эшмәкәрләр белән башкару мөмкинлеге булуын әйтте.

«Киләсе ел азагына эшләрбез, дип уйлыйм. Булат әфәнде (иск. Булат Ибраһимов – Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендәге Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире) рейтинг ясар, һәм шул рейтинг нигезендә бүләкләрне тапшырырбыз. Бүләкләр техника яки акчалата сертификат формасында булыр», – диде ул.

Исхак Хәлимов киләсе яртыеллыкта газетаның тиражын ике тапкыр арттыру бурычы торуын әйтте. «Безгә өлкә татар автономиясе, мөфтият, «Сембер» бизнес клубы ярдәм итә. Бу бурычны үтәрбез, дип өметләнәбез», - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100