news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев төбәкләрдә якшәмбе мәктәпләре белән тыгыз эшләргә кирәклеген әйтте

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев барлык өлкәләрдә якшәмбе мәктәпләре белән тыгыз эшләргә кирәклеген искәртте. 

"Күп кенә мәдрәсәләрдә татар класслары ачыла. Безнең өлкәләрдә күп матур үрнәкләр бар. Әстерхан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге мәктәп бар. Директоры татар түгел, ләкин аның эшләгән эшләре татар кешесе эшләгәннән дә күбрәк. Самара, Дмитровград, Чиләбе, Төмәндә дә татар класслары бар. Нижневартовскта дүртенче класс ачыла, без ярдәм итәбез, теләк кенә кирәк", - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышында.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру - Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эш юнәлешләренең берсе булуын искәртте. 

Ул Россиянең 28 төбәгендә 1 меңнән артык этномәдәни мәктәп татар телен укытканын әйтте. "Телне, мәдәниятне өйрәнү буенча милли татар үзәкләр, якшәмбе мәктәпләре уңышлы эшләп килә. Ерак чит илләрдә онлайн татар мәктәпләре, тел курслары эшли", - диде Минзәлия Закирова. 

Аның сүзләренчә, соңгы өч елда Төмән, Пермь, Мордовия Республикасында яңа мәктәпләр сафка басуы, Түбән Новгородта татар теле кабинеты ачылуы, Самарада "Яктылык" мәктәбенең 25 еллык юбилеен зурлап уздыру төбәк җитәкчелегенең милли мәсьәләгә мөнәсәбәте күрсәткече булып тора. "Самара шәһәренең 7 нче, Мордовиянең Аксюн, Чиләбенең Кунашак районы мәктәпләрендә татар теле укытыла башлавы мактауга лаек", - диде.

Министр урынбасары федераль исемлектә булган дәреслекләр белән төбәкләрдә милли компонентлы мәктәпләрне тәэмин итү эше дәвам иткәнен әйтте. "2021 елда төбәкләргә 15 меңнән артык татар теле һәм әдәбияты дәреслеге бүлеп бирелде. Гомуми суммасы 6 млн сум. Быел да дәреслекләр белән төбәктәге мәктәпләр тәэмин ителәчәк», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100