Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: Төбәкләр арасында Сабан туеның авторитеты, дипломатик роле бик зур

16 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул татарларның милли бәйрәме – Сабан туеның мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләчәктә Россия төбәкләрендә узачак бәйрәмнәр белән таныштырды.
«Сабан туе бик авторитетлы бәйрәм, бүген киләбез дисәк, безне барлык регионнарда да кабул итәргә әзерләр. 2028 елга Сабан туйларын уздыручылар исемлеге инде тулы, 2029 елга исемлекләр җыябыз. Төбәкләр арасында Сабан туеның авторитеты, дипломатик роле бик зур», – дип искәртте ул.
Милли Шура рәисе татарстанлыларны 14 июньдә Якутскида узачак Федераль Сабан туена һәм 28 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырды.
«Мин аңлыйм инде, Якутия бераз гына ераграк. Якутскида 1 миллион халык яши, аның 6 меңнән артыгы татарлар. Якутия башлыгы Айсен Николаев рөхсәте нигезендә Якутскиның урта бер җирендә «Казан скверы» ачылды, анда без узган елны каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстын урнаштырдык. Скверда хәзер күп кенә чаралар оештырыла. Якутскида Сабан туена зур әзерлек бара, анда без 14 июньдә булачакбыз. Ә 28 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырачакбыз», – диде ул.
- 2026 елда Федераль Сабан туе Омск өлкәсенең Әшеван авылында, Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз