news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев бавырсак мисалында татар халкының тапкырлыгын аңлатты

Васил Шәйхразыев бавырсак мисалында татар халкының тапкырлыгын аңлатты
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бавырсак мисалында татар халкының тапкырлыгын аңлатты.

«Бер халык камыр эченә ит салган да, «мантый», дип сата башлаган. Икенче халык камыр эченә ит салып, «чебурек», дип сата башлаган. Татар халкы камыр эченә һава салып, бавырсак, дип сата башлаган. Менә бу безнең тапкырлык», - диде Васил Шәйхразыев XII Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Васил Шәйхразыев эшмәкәрләрне татар брендларын, ягъни исеме киң танылган товарларны күбрәк булдырырга һәм аларны табыш китерү өчен кулланырга чакырды.

«Төбәкләргә баргач, губернаторлар Сабан туен, чәк-чәкне татарның бренды буларак белүләрен әйтәләр. Татар бренды бөтен җирдә йөри, ә бренд табышка әйләнергә тиеш», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100