news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Татар халкы бәхетле, чөнки үзенең Татарстаны, Казаны бар

Васил Шәйхразыев: Татар халкы бәхетле, чөнки үзенең Татарстаны, Казаны бар
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Казанда Галиәсгар Камал исеменләге театр каршындагы мөйданда 39нчы Республикакүләм «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале башланып китте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев мәйданга җыелган халыкны Татарстан Республикасы көне белән котлады.

«Ел саен Республика, Казан көнендә бу фестивальне үткәрәбез. Ел сае төрле төбәкләр, безнең Республикадан коллективлар, иҗади шәхесләр теләп катнаша. Бәйрәм көнне милләттәшләр җыелу, җыр, моң аша бәйрәм белән тәбрикләү дә мөһим. Һәр коллективка, һәр кешегә рәхмәтләрне җиткерәбез», – диде ул.

Милли шура рәисе «бәхет» төшенчәсе турында сөйләде.

«Кайвакыт без көн дә әйтелә торган сүзләрнең мәгънәсе турында уйланмыйбыз. Һәрвакыт «бәхетле бул» дибез. Татар халкы бәхетле, чөнки үзенең Татарстаны, Казаны, Актанышы, Чаллысы, Әгерҗесе, Төмәне, Әстерханы бар. Без бөтен җирдә яшибез, шуның белән бәхетлебез. Тарихыбыз, буыннарыбыз, әби-бабй, әти-әнинең татар итеп тәрбияләве белән бәхетлебез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100