news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Татар милләте өчен хезмәт итәбез, һәм төп динебез – ислам

Милли шура рәисе 2020 елда дөнья күләмендә зур афәт булып килгән коронавирус аркасында очрашулар чикле булуын искәртеп, бүгенге очрашу мөмкинлеге зур шатлык булуына ишарәләде.

Васил Шәйхразыев: Татар милләте өчен хезмәт итәбез, һәм төп динебез – ислам
Владимир Васильев

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев кичә Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын ачып җибәрде. «Без һәрвакытта татар булып кала алдык. Татар милләте өчен хезмәт итәбез, һәм төп динебез – ислам», - дип белдерде ул чыгышында.

Милли шура рәисе 2020 елда дөнья күләмендә зур афәт булып килгән коронавирус аркасында очрашулар чикле булуын искәртеп, бүгенге очрашу мөмкинлеге зур шатлык булуына ишарәләде.

«Кайбер өлкәләрдә мәчетләр ябылып торды, кеше җыярга рөхсәт булмады. Ул елны форумны да үткәрә алмадык, шуңа карамастан исламда татарлар бердәм булып калдык, догалар кылдык. Бу вакытлар тизрәк үтеп китеп, тагын Казанда җыелышып, Сабан туенда, төрле дини форумнарда, бәйрәмнәрдә очрашып, гыйбадәт кылу мөмкинлеге кире кайтты», - диде Васил Шәйхразыев.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның ислам кабул итүнең 1100 еллыгы датасы Татарстан гына түгел, федераль үзәк өчен дә зур бәйрәм булырга тиешлеге турында карар кылганын искәртте. Шул нисбәттән, Россия хөкүмәтенә боерык нигезендә, оештыру комитетына нигез салынды. «Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде, Рөстәм Миңнеханов аның урынбасары булды», - диде.

Ул быелгы 20-21 май чараларына ныклап әзерлек алып барылганын, аның «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты белән берләштерелүен билгеләп узды.

Васил Шәйхразыев Украинадагы вазгыятьне дә искәртте. «Быел Президентыбыз Украинада махсус операция игълан иткәч, кемнәр дус, кемнәр дус түгеллеген дөнья күрсәтте. Күп кенә ислам илләре безнең белән бергә булдылар», - диде. Форумга беренче тапкыр Донецк һәм Луганск республикаларыннан делегацияләр килгәнен дә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100