news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев «Татар кызы» бәйгесенең финалы үтәчәк мәйданчыкта булды

Төрекмәнстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалын үткәрү өчен тәкъдим ителгән мәйданчыкларны карап чыкты. Концерт заллары, җәмәгать киңлекләре, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге мәдәни чараны үткәрү өчен кирәкле инфраструктура каралды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Очрашу вакытында конкурс программасын, ачу һәм ябылу тантаналарын үткәрү мөмкинлекләре, катнашучыларны һәм кунакларны урнаштыру, транспорт, техник тәэминат һәм логистика мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Агымдагы елның октябрендә Төрекмәнстанда беренче тапкыр Дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалы узачак. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар кызлары катнашачак. Бүгенге көндә бәйгенең дирекциясе Төрекмәнстан ягы белән берлектә чараны югары дәрәҗәдә үткәрү буенча оештыру эшләрен актив рәвештә алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot