news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев татар конгрессы съезды делегатларын милли үсеш идеяләрен таратырга өнди

Милли Шура рәисе съездда яңгыраган сүзләр һәр төбәккә, һәр авылга, һәр гаиләгә, һәр татар кешесенә барып ирешергә тиеш, дигән бурыч куйды.

Васил Шәйхразыев татар конгрессы съезды делегатларын милли үсеш идеяләрен таратырга өнди
Рамил Гали

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары алдында куелган төп бурыч дип Татар халкы үсеше стратегиясен тормышка ашыруны атады.

«Бу юнәлештә бер арбага җигелеп эшләргә тиешбез. Съезд вакытында яңгыраган барлык фикерләр, кабул ителгән карарлар делегатлар аша бөтен дөнья татарларына таралып, халкыбызны үсешкә канатландырырга тиеш дип саныйм. Ул сүзләр һәр төбәккә, һәр авылга, һәр гаиләгә, һәр татар кешесенә барып ирешергә тиеш», – диде Шәйхразыев.  

Вице-премьер съездның Россия өчен катлаулы чорда үтүен әйтте. «Башта ковид булды, хәзер махсус операция чоры. Шуңа да карамастан, милләттәшләребез рухланып, татар халкы өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрергә дип Казанга килә. Барысы да исән-сау килеп җитсен һәм шулай ук исән-имин кайтып та җитсен дип телим, – диде ул. – Вакыт, мөмкинлек табып, милләткә хезмәт иткәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм».

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды 2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казанда узачак. Аның эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100