news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: «Татар-информ» конгрессның һәр чарасын дөнья күләмендә трансляцияли

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләвен телгә алды.

«Татар мәгълүмат кырында Бөтендөнья татар конгрессының алып барган эше бик зур. Конгресс «ТНВ» телеканалы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. «ТНВ-планета» каналы татар тормышы хәбәрләрен бөтен дөньяга җиткерә. Конгресс «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләр алып бара. Ул Конгрессның һәр чарасын бөтен дөнья күләмендә турыдан-туры трансляцияли», - диде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100