news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев татар имамнарына: Сез безгә түгел, без сезгә рәхмәт әйтергә тиеш

Милли шура рәисе сүзләренчә, дин әһелләре халыкның милли рухын күтәрә.

Васил Шәйхразыев татар имамнарына: Сез безгә түгел, без сезгә рәхмәт әйтергә тиеш
Михаил Захаров

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев имамнарга татар телен популярлаштыруда башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.

"Сез безгә рәхмәт әйтәсез дә әйтәсез, ә бит без сезгә рәхмәт әйтергә тиеш. Сез милләтебез, туган телебез өчен хезмәт кыласыз. Монда килгән һәр дин әһеле үз урынында милләттәшләребезгә татарча вәгазь сөйли, татарларның милли рухын күтәрә. Без шулай алга барабыз", - диде Васил Шәйхразыев XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында.

Форумда Россиянең төрле төбәкләрннән меңнән артык дин әһеле катнаша.

"Татарстанда гына 1570 мәчетебез бар. Сөбханалла, яңалары ачыла бара. 9 июльдә, беренче Идел буе Сабан туен үткәргәндә, тарихи җирдә мәчет нигезенә таш куячакбыз. Мәскәүдә 2 урында төзергә ниятлибез. Владивостокта да мәчет салырга хыялланабыз. Бу юнәлештә эшлибез", - диде Милли шура рәисе.

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100