Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Ташкентта Шәрәфи бәй мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Ташкентта татар мирасының уникаль архитектура һәм тарихи һәйкәле булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчет 1868 елда абруйлы татар сәүдәгәре, меценат һәм Ташкентның Азия өлешендәге хуҗалык идарәсенең беренче рәисе Шәрәфетдин Зәйнәгобиддинов (Шәрәфи бәй) тарафыннан төзелә. Ул шәһәргә Коканд ханлыгы чорында ук килгән һәм төбәктә татар җәмгыятенең күтәрелешендә мөһим роль уйнаган.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Шәрәфи бәй төзегән комплекска мәчет, мәдрәсә һәм торак корылмалар кергән. Мәчет бинасы үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып торган, гөмбәз һәм агач элементларны, сәнгати бизәкләр һәм орнамент мотивларын берләштергән. Үзгәртеп коруларга карамастан, ул үзенең тарихи кыйммәтенең шактый зур өлешен саклап калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз