Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе белән фикер алышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ташкент Татар үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында ике як та милләтләр язмышы, киләчәк буын өчен планнар һәм уртак проектлар турында фикер алышты.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Очрашуда Ташкентта быел узган беренче Урта Азия Сабан туена нәтиҗә ясалды. Бу тарихи вакыйга татар халкының мәдәни мирасына ихтирамны күрсәтте, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрне берләштерүче очрашу булды. Васил Шәйхразыев Сабан туеның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап, киләчәктә аны даими уздыру кирәклеген билгеләп үтте.
Моннан тыш, Милләт җыенына әзерлек тә төп темаларның берсе булды. Рим Гыйниятуллин үзенең тәкъдимнәрен җиткерде, милли үзаңны саклау һәм яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә уртак эшчәнлек алып бару мөһимлеген әйтте.
Рим Гыйниятуллин — 1992 елда узган Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтаеның делегаты. Аның бай тәҗрибәсе һәм милләт өчен күпьеллык хезмәте бүген дә зур әһәмияткә ия. Васил Шәйхразыев очрашу барышында аның фикерләрен игътибар белән тыңлап, киләчәк эшчәнлектә куллану мөмкинлеген билгеләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз