news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узачак мәйданда булды

Васил Шәйхразыев Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узачак мәйданда булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 25 майда, Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узачак. Бүген Милли Шура рәисе бәйрәм узачак мәйданда булып, әзерлек эшләрен күзәтте, оештыручылар белән аралашты.

  • Сабан туе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе, һәм ул ел саен төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, мәдәни һәм рухи багланышларны ныгыта.
news_right_1
news_right_2
news_bot