news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре барышында Тара шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге активы белән очрашты. Биредә Татарстан кунакларын җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, экскурсия уздырдылар, дип хәбәр итә конгресс сайты.

Татар мәдәнияте үзәге 2004 елда оештырыла һәм үзәктә беренче эш көннәреннән үк «Нур» вокаль ансамбле үзенең иҗади тормышын башлый. Быел ансамбль үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Васил Шәйхразыев ансамбль әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм иҗади уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot