Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Свердловск өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсенә бара. Милли Шура рәисен Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов каршы алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр программасы Полевской шәһәреннән башлана. Биредә Васил Шәйхразыев җирле мәчетне караячак, аның архитектура һәм мәдәни үзенчәлекләре белән танышачак. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу һәм активистларны бүләкләү чарасы көтелә. Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, бергәләп дога кылу оештырылачак. Шулай ук Полевской шәһәрендә Милли Шура рәисе «Северская домна» музей комплексында булачак.
Сәфәрнең икенче өлеше Екатеринбург шәһәрендә дәвам итәчәк. Биредә Васил Шәйхразыев Екатеринбург башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Рөстәм Галәмов белән очрашачак. Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм татар мәдәниятен үстерү мәсьәләләре каралачак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз