news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Сөембикәгә һәйкәл ачу безнең күптәнге хыял иде

Касыймда Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды.

Васил Шәйхразыев: Сөембикәгә һәйкәл ачу безнең күптәнге хыял иде
tatar-congress.org

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачуны халыкның күптәнге хыялы дип белдерде.

«Сөембикәгә һәйкәл ачу безнең күптәнге хыял иде. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе буларак, Сөембикәгә һәйкәл кую идеясен күтәреп алулары өчен Касыйм халкына, Рязань өлкәсе җитәкчелегенә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдингә зур рәхмәтемне әйтәм. Беренчесе булган җирдә икенчесе дә булыр. Бу үрнәк киләчәктә бик уңай йогынты бирер», - диде Васил Шәйхразыев һәйкәл ачу тантанасында.

10 июньдә Касыймда Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада шулай ук РФ Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Рязань өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Дәүләт Думасы депутаты, Россия герое Андрей Красов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Һәйкәл каршында кунаклар алдында беренче доганы Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Васил Шәйхразыев Сөембикәгә һәйкәл кую башында Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев торганын әйтте. Ул фикердәшләр табып, халыкның хуплавын алып, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән җиде ел элек бу эшне башлап җибәргән. Әлеге идеяне тормышка ашыруда мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең өлеше зур булган.

«Илдар Бикуев булдыклы, иҗади, кешеләр белән һәрвакыт уртак тел таба алуына карамастан, бик тыйнак булып кала», - диде Васил Шәйхразыев һәм Илдар Бикуевны көчле алкышлар астында һәйкәл янына, мөхтәрәм кунаклар рәтенә чакырып чыгарды.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында илнең көче милләтара бердәмлектә дип аңлатты һәм Сөембикәгә һәйкәл ачуны бердәмлек символы дип атады. «Шушы көннәрдә генә җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде. Илдә 147 миллионнан артык кеше яши, 190 милләт бар. Илебез бердәм. Без аны милләтләргә, диннәргә бүлмибез. Шушында төрле милләт вәкилләре җыелып, Сөембикәгә һәйкәл ачу нык куандыра. Без бер-беребезнең дини, милли бәйрәмнәренә йөрибез, тәбриклибез, бергә сөенәбез», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразыев Касыймда кунакта булуы өчен куанычын белдерде. Ул бирегә берничә көнгә Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән төрле төбәкләрдән тарихчылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре килгәнен әйтте. Алар Касыйм татарларының тарихтагы ролен ачуга багышланган илкүләм фәнни-гамәли конференциядә, концертта, татарлар тормышы белән бәйле күргәзмәләрдә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100