news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев социаль челтәрләр алып бармавының сәбәбен аңлатты

Васил Шәйхразыев социаль челтәрләр алып бармавының сәбәбен аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда социаль челтәрләрне ни өчен алып бармавын аңлатты.

«Чаллыда эшләгәндә шәхсән үз исемемнән социаль челтәрләрне актив алып бардым, язылучылар да күп иде. Бу күп вакытны ала. Миңа хәзер: «Яныгызга бер кешене бастырып куегыз, ул сезнең өчен эшләр», – диләр. Минем моңа керәсем килми. Без быел 131 командировкада булдык. Мин аңлыйм, юлда да язып була, тик ул вакытта баш башка әйберне уйлый, бер чарадан икенчесенә кереп китәсең. Ул яздың гына түгел – мәгънәсе кирәк, минем сәләтем бар, яза беләм. Үз вакытында социаль челтәр иң гадел ярдәмчем иде», – дип сөйләде ул журналистларга.

Җитәкчегә блогерлар турында да сорау булды. «Блогерлар дигәндә, алар күп кенә чараларда катнаша. Аларның һәрберсенең үз «язу рәвеше» бар. Милләт турында гына яза башласаң, кызык булмаячак. Без һәрвакытта да татарлыкны позитив, аңлау белән бирергә тиеш», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100