news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бүген, 3 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кырым Республикасында. Биредә ул Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Җәмигъ мәчетендә намаз уку өчен якынча 3 500 кеше җыела ала. Мәчет гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар алтын һәм бизәкле ак мәрмәр белән эшкәртелгән. Симферопольдәге мәчет уникаль булып санала. Ул Кырым татар стилендәге бизәк белән бизәлгән. Бүгенге көндә мондый бизәкләр бүтән беркайда да очрамый, аларны махсус әлеге проект өчен эшләгәннәр, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot