news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Симферополь шәһәрендәге «Җәмигъ мәчет»тәге төзелеш эшләре белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук биредә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев, Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев бар иде.

Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак. Мәчетнең гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар ак мәрмәр белән бизәләчәк.Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәдрәсә шулай ук әлеге Җәмигъ мәчете комплексында урнашачак дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot