Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Сергач шәһәрендә татар оешмасы активистларын бүләкләде
Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәре Үзәк мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу уңаеннан тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Глеб Никитинга, Сергач округы башлыгына, төбәктәге милли оешмаларга һәм эшмәкәрләргә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Васил Гаптелгаяз улы Габдулла Тукай һәм башка бөек шәхесләрнең һәйкәлләре күп кенә төбәкләрдә, чит илләрдә куелуын әйтте һәм декабрь башында Чиләбе өлкәсендә генә дә Муса Җәлилгә һәм Габдулла Тукайга һәйкәлләр ачылачагы турында хәбәр итте. Киләчәктә дә мондый эшләрнең дәвам итәргә тиешлегенә басым ясады.
Чыгышы соңында ул Түбән Новгород өлкәсе татар җәмәгатьчелеге активистларына бүләкләр тапшырды.
Татар милли хәрәкәтен үстерүгә, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Түбән Новгород өлкәсе һәм Сергач округы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә лаек булды.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзасы Камил Хафизов һәм әлеге оешманың Попечительләр советы әгъзасы Рәшит Хәсәнов Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.
Татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә, милли гореф-гадәтләрне саклауга керткән зур хезмәтләре өчен түбәндәге шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды:
- Фәрит Аймалетдинов – Сергач муниципаль округы татарлары җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе;
- Шамил Айсин – «Велес» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең коммерция директоры;
- Рөстәм Досаев – Түбән Новгород өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты;
- Равил Мангушев – Сергач муниципаль округы депутатлары Советы рәисе;
- Олег Радаев – Сергач муниципаль округы башлыгы;
- Равил Садеков – «Универсал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, иганәче;
- Фаил Хәмзин – Сергач муниципаль округы татарлары җирле милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, шәхси эшмәкәр.
Васил Шәйхразыев бүләкләнүчеләрне котлады, аларга актив җәмәгать эшчәнлеге, милли мирасны саклауга һәм татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм программасы Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев чыгышлары белән дәвам итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз