news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасында. Биредә ул Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Республика башлыгын сәламләде, аны «Алтын мөнбәр» ХХ Казан халыкара фестивален популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм кинематографка бәяләп бетергесез ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Мәгълүм булганча, «Алтын мөнбәр» фестивалендә якут фильмы җиңде. Бу җиңүгә бәйле рәвештә, республика башлыгы социаль челтәрләрдә җиңүчеләрне котлады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100