news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Саратовның «Рәшидә» җәмигъ мәчетендә дин әһелләре белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саратов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Рәшидә» җәмигъ мәчетендә булды.

Мәчетне карау барышында Милли Шура рәисе аның тарихи һәм бүгенге әһәмияте белән танышты. Дин әһелләре белән узган әңгәмәдә татар халкының милли-дини бердәмлеген ныгыту, мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеген җанландыру һәм дини традицияләрне киләчәк буынга тапшыру мәсьәләләренә игътибар бирелде. Васил Шәйхразыев «Рәшидә» мәчетенең Саратов татарлары тормышындагы ролен югары бәяләде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot