news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә булды

Бүген, 15 март көнне, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саратов өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Васил Шәйхразыевны Саратов өлкәсе татар мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Мөхәммәд Мадьяров каршы алды.

Милли Шура рәисе Саратов өлкәсе Төбәк татар милли мәдәни-мохтариятенең Совет әгъзалары белән очрашты, мохтариятнең эшчәнлеге белән танышты. Оешманың эшчәнлеге белән Башкарма директор Мөхәммәт Мәдъяров таныштырды.

Ул үз чыгышында: «Автономиянең барлыкка килүенә 30 елдан артык. Әлеге чорда без күп кенә әһәмиятле проектларның катнашучылары һәм инициаторлары булып торабыз. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессын, татарларның федераль милли – мәдәни автономиясен оештыру буенча инициаторларбыз. Шулай ук беренчеләрдән булып Федераль Бөтенроссия Сабантуеноештырдык. Телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап,киләчәк буыннарга ныклы нигез калдырабыз. Алга таба да бергәләп татар халкының киләчәге өчен хезмәт итәргә язсын», - диде.

Саратов өлкәсендә эшчәнлек алып баручы татар оешмалары белән дә таныштырып үтте.

Очрашу барышында Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итү юллары буенча фикер алыштылар. Васил Шәйхразыев җирле иҗтимагый оешмаларның мәдәни мирасны саклау буенча системалы эшенең мөһимлеген ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot