Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә сәфәре барышында Өлкә Сабан туенда катнаша
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә юл тотты. Сәфәр кысаларында Милли Шура рәисе традицион рәвештә үткәрелә торган һәм өлкәдәге татарларның иң зур очрашу мәйданы булып торган Өлкә Сабантуенда катнаша.
Чара бүген Самараның Ю.А.Гагарин исемендәге мәдәни һәм ял паркында уза.
Васил Шәйхразыев милли бәйрәм кунакларын Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлый. Шулай ук аның урындагы татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре белән очрашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз