Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Губернаторының мактаулы билгесе белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара җире өчен күрсәткән хезмәтләре өчен Самара өлкәсе Губернаторының «Самара җире иминлеге хакына» дигән мактаулы билгесе белән бүләкләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Самара өлкәсенең губернаторы Вячеслав Федорищев бүләкне төбәктәге татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән узган очрашу барышында тапшырды. Вячеслав Федорищев Васил Шәйхразыевка татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, җәмәгать бердәмлеген һәм милләтара диалогны ныгыту юнәлешендә алып барган актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Самара өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең аеруча мөһим булуын ассызыклады, дип хәбәр ителә.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз