Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев Рубежноеның яшь гаиләләренә балалар товарлары тапшырды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Рубежноеның яшь гаиләләренә ярдәм күрсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм шәхсән үз исеменнән ул Татарстан шефлыкка алган шәһәргә яңа туган сабыйлар өчен беренче чиратта кирәкле товарлар тапшырды.
Памперслар һәм махсус ризыкларны җирле гуманитар үзәккә китерделәр. Исемлекләр нигезендә һәм ихтыяҗларны искә алып, алар мохтаҗлар арасында бүленәчәк.
«Рубежное шәһәре Бөтендөнья татар конгрессына һәм шәхсән Васил Габделгаяз улына зур рәхмәт белдерә. Бу – безнең күп балалы гаиләләр, сугыш хәрәкәтләре вакытында сабыйлары туган яшь гаиләләр өчен саллы ярдәм», - дип искәртте гуманитар үзәк җитәкчесе Оксана Удовина.
Васил Шәйхразыев Рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәмне Россиянең яңа төбәгенә эш сәфәре кысаларында алып килде, биредә ул Донбассның татар диаспоралары активы белән очрашты.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз