news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов өлкәсендә. Биредә ул өлкәнең татар мәдәни үзәгендә булды. Ул шулай ук үзәк активы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараларда Архангельск һәм Оренбург өлкәләре татар милли-мәдәни мохтариятләре рәисләре Рим Кәлимуллин, Илдус Дәүләтов, Самара өлкәсе татарларының «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе Фәхретдин Канюкаев, Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-ахун Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев һәм башкалар катнашты.

Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәген ачу тантанасы 2002 елда булды. 2019 елда Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы вакытында яңа бинаны оештыру турында карар кабул ителде.

Делегация үзәктәге төзекләндерү эшләре белән танышты. Шулай ук сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов исеменнән балаларга матур әдәбият китаплары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100