news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Ростов өлкәсе татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов Дон шәһәрендә. Ул шәһәрнең Офицерлар йортында Ростов өлкәсе татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразыев очрашуга җыелган милләттәшләребезне борчыган сорауларга җавап бирде, конгресс тарафыннан башкарылган эшләрне сөйләде.

Залга җыелган татарлар бергәләп халкыбыз җырларын искә төшереп, җырлашып та утырдылар. Соңыннан «Агыйдел» Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матур концерт күрсәтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot