news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Прокопьевск шәһәренең «Нәсыйха» мәчетендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Прокопьевск шәһәренең «Нәсыйха» мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прокопьевскидагы «Нәсыйха» мәчете 2023нче елдан тулы көченә эшли башлады. Ул Серов урамында урнашкан һәм 700 кешене сыйдыра.

  • Мәчет төзелеше дүрт ел дәвам итә. Шәһәр мөселманнарының дини оешмасы тарихы 1994нчы елда, инициатив төркем «Мәхәллә-Рамазан» оешмасын булдыргач башлана. Беренче мәчетне яр буе урамында ачканнар, әмма вакыт узу белән бина барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый башлый, шуңа күрә 2019нчы елда тагын бер мәчет төзергә карар кылынган.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot