news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Президент атамасын сайлау турында: Мин һәр тәкъдимне хупларга әзер

Васил Шәйхразыев Президент атамасын сайлау турында: Мин һәр тәкъдимне хупларга әзер
Салават Камалетдинов

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Президенты атамасына карата фикерен әйтте.

«Бер караганда без һәрвакыт юлда, икенче яктан, башлап алып баручыбыз бар. Милли Шура рәисе буларак, мин бу мәсьәләгә битараф булып кала алмыйм. «Президент» булып калу бик мөһим, ләкин закон рөхсәт итми. Рөстәм Нургалиевич безнең өчен барыбер Президент булып калачак. Атама буенча тәкъдимнәр булыр, мин һәрберсен хупларга әзер. Ничек кенә булса да, закон нигезендә, ул башта «башлык» дип язылачак, өтер аша инде өлкә тәкъдим иткән исем булачак. Шулай да оешма җитәкчеләре, активистлар, татарлар озак вакыт «Президент» дип йөртерләр, дип уйлыйм», – диде ул.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Милли Шура эшчәнлегенең еллык нәтиҗәсенә багышланган матбугат очрашуы булды. 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot