news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Петропавловскида Сабантуй узачак мәйданны карады

Васил Шәйхразыев Петропавловскида Сабантуй узачак мәйданны карады
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәренә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды. Утырышта Казахстан ягыннан Төньяк-Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов, Петропавловск мэры Серик Мухамедиев, шәһәрнең мәдәният, мәгариф, спорт идарәләре җитәкчеләре, Татарстаннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Минзәлә районы җитәкчелеге катнашты.

Төньяк-Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре буенча чыгышлар ясадылар. Шулай ук бәйрәм программасы, әзерлек мәсьәләләре буенча сөйләшүләр, фикер алышулар булды.

Петропавловск шәһәрендә быел Казахстанның Республикакүләм Сабантуе оештырылачак. Бәйрәм 25 июльдә узачак. Анда Казахстанның барлык өлкәләреннән дә милләттәшләребез катнашыр дип көтелә. Татарстаннан әлеге Сабантуйны үткәрү өчен җаваплы итеп Минзәлә районы билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot