news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә узачак Сабантуй оештыру комитеты утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Пенза өлкәсенең Кузнецк районының Кече Труев авылында булды. Биредә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе оештыру комитетының утырышы узды.

Утырыш барышында милли бәйрәмгә әзерлек буенча фикер алыштылар, тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. Чараны оештыру мәсьәләләрен, программасын барлап чыктылар. Үз чиратында Васил Шәйхразыев Сабантуйның биредә яшәүче татарлар өчен әһәмиятлелеген, гомумән, республика халкы өчен дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме булуын билгеләде.

Белешмә: Агымдагы елның 26-28 июньдә Пенза өлкәсе Кузнецк районының Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак.

XVI Бөтенроссия авыл Сабантуеның программасы бай һәм кызыклы булырга тиеш, дип көтелә. Кунакларга татар мәдәнияте дөньясы белән танышу мөмкинлеге, традицион уеннар, милли көрәш, милли аш-сулар, халык һөнәрләре һәм мастер-класслар, шулай ук үзешчән иҗат коллективлары катнашындагы масштаблы концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot