Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсендә Сабан туе мәйданы белән танышты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Оренбург өлкәсендә. Сәфәр кысаларында ул 2025 елның 7 июнендә узачак өлкә Сабан туе үткәреләчәк мәйданны карап чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәйданны шулай ук Оренбург өлкәсе төбәк һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгының милләт эшләре һәм казачество белән эшләү идарәсе җитәкчесе Сергей Коннов, Оренбург өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм башкалар да карап чыкты.
Бәйрәм чаралары Пономарёвка авылында, элеккеге аэродром территориясендә узачак. Васил Шәйхразыев бәйрәм инфраструктурасы белән танышты, мәйданны оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Сабантуй программасы бай булачак. Үзәк сәхнәдә Оренбург дәүләт рус халык хоры, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры артистлары, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан һәм Татарстанның Ютазы районыннан иҗади коллективлар чыгыш ясаячак. Шулай ук Ютазы районы Татар утарын тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз