Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән фикер алышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Бүген ул Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Омскидагы Себер Җәмигъ мәчетендә узды һәм ул рухи тәрбия, милли мәдәниятне саклау, мөселман оешмалары белән татар җәмәгатьчелекләре арасындагы төбәкара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә багышланды.
Васил Шәйхразыев 26–28 август көннәрендә Казанда узачак «Милләт җыены» турында да сөйләде. Җыен кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтенроссия татар төбәкчеләре җыены да оештырылачак.
Моннан тыш, очрашу барышында киләсе елда билгеләп үтеләчәк Әшеван авылының 800 еллык юбилее турында сүз барды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз